Татарстан мәгариф дәрәҗәсе буенча лидер

2019 елның 1 марты, җомга

Россиядә мәгариф системасыныд төп факторлары – яхшы педагогик кадрлар, практик күнекмәләрне формалаштыру һәм заманча мәгариф инфраструктурасын булдыру. Пленар дискуссиянең катнашучылары хөкүмәт һәм бизнесның аралашуы турында сөйләштеләр.

Кеше капиталы регионнарның конкурентлылыгының төп өлеше булып тора.

2030 елга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясенең бүлеге кеше капиталын туплау һәм территория үсеше нигезе буларак мәгарифка багышланган.

EDU Russia форумында Татарстан җитәкчелеге һәм экспертлар мәгариф аша глобаль конкурентлылыкка ничек чыгу турында сөйләштеләр.

«Бүген мәгариф хосусый инвестицияләр өчен ачык һәм кызык булып тора. Безгә бергә канунчылыкне эшләп бетерергә кирәк. Мәгариф өлкәсендә инвесторлар өчен мөмкинлекләр – цифровизация, диджитализация, онлайн-мәгариф һ.б. Мәсәлән, Казанда без «Кванториум”ны тормышка ашырырга планлаштырабыз, – дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.

«50% артык 9-нчы сыйныфны тәмамлаучылар хәзер профессиональ белем алалар, бу икътисадның реаль секторын тәшкил итә», – дип Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде.

Михаил Кожевников Россия мәгариф системасының үсеш драйверы буларак Татарстанның ролен билгеләде.

«Татарстан мәгариф системасында беренче өч регион-лидерга керә. «Мәгариф» күп еллар буе Татарстанның стратегик партнеры булып тора. Без күп төрле проектларны тормышка ашырабыз. Дәүләт һәм бизнесның уңышлы партнерлыгы – планлаштырылган милли проектларны тормышка ашыруның мөһим шарты. Мәгариф инвестицион сөйкемле өлкәгә әйләнде».

РФ Мәгариф министрының урынбасары Ирина Потехина фикере буенча, бүген мәгариф системасында ике төп заказчик – регион җитәкчеләре һәм гражданнар.

EDU Russia форумының пленар сессиясендә шулай ук РАО президенты Юрий Зинченко, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ильдар Гильмутдинов, «Ворлдскиллс Россия» берләшмәсе генераль директоры Роберт Уразов, Татарстан Премьер-министры Рафис Бурганов, КФУ ректоры Ильшат Гафуров катнаштылар.

Форумны Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы «Россия дәреслеге» корпорациясе, «Мәгариф» компанияләр группасы партнерлыгы белән оештыра.

www.eduforumkazan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International