ICL компанияләр группасы «Милли чемпион» булды

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Татарстан башкаласында штаб-квартирасы урнашкан югары технологияле, тиз үсүче ICL компанияләр группасы «Милли чемпионнар» Россия икътисади үсеш министрлыгының приоритетлы проектында сайлау үтте.

Проект 2016 елдан гамәлгә ашырыла. Проектта катнашучылар дәүләт ярдәмен ала алалар, дөнья базарында, илдә аларның үсешен һәм проектларын алып баруга ярдәм күрсәтелә.

Проектка сайлау «ТехУспех» компаниясенең Россия рейтингына таянып ясалды. Бу елда 243 компаниядән заявка килде, 129 сайланды, 22 «Милли чемпион» исемен алды.

Проект берничә этапта үтте. Беренчедән, бухгалтерлык документлар һәм анкеталар каралды, сессияләр үткәрелде.

«ICL – Россиядә ИТ-компанияләр арасында иң зурларның берсе, аның бай тарихы һәм яхшы нәтиҗәләре бар. Яңа елда барлык эшмәкәрләргә яңа бүләкләр алуны, уңышлар телим», – дип Талия Миңнуллина билгеләде.

ICL компаниясендә 2600 хезмәткәр, 1200 программа тәэминатын уйлап табучысы, 800 система инженерлары эшли. Структурасына 7 бизнес-үзәк, 3 бренд юнәлеше, 1 завод бар.

ICL ИТ-хезмәт, проектлар, чишелешләр тәкъдим итә. Ул 1991 елда барлыкка килде. 2002-2013 елларда ICL компанияләр группасы Fujitsu компанияләр группасына керде, хәзер алар – партнерлар.

Бүген группа – Россиядә лидерлыкта торган эшханәләр арасында. Ул яңа технологияләрне куллана, дөньяда конкурентлы компания булып тора.

Аның вәкиллекләре Иннополис, Мәскәү, Санкт-Петербург, Воронеж, Әстерхан һәм Белградта (Сербия) бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International