Татарстан һәм Финляндия яда «күперләр» төзи

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан делегациясе составында ике көнлек эшлекле визит белән Хельсинкига килде.

3 декабрьдә Талия Миңнуллина сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек үсеше буенча Татарстан-Финляндия эшлекле группасы утырышында чыгыш ясады. Түгәрәк өстәлдә яңа югарытехнологияле җитештерүләрне булдыру перспективасы турында сөйләштеләр. Агентлык җитәкчесе шулай ук Татарстан территориясендә яңа бердәм проектларны булдыру өчен фин эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты.

«Финляндия – Россия һәм Татарстанның стратегик яктан иң мөһим партнерларның берсе. Россиядә 900 фин компания эшли. Татарстанда шулай ук уңышлы фин инвестицияләр мисаллары бар. 2015 елда «Huhtamaki» компаниясе Россиядә икенче заводны ачты. YIT Татарстанда торак йортлар һәм югары сыйфатлы объектларны төзи.

Татарстан һәм Финляндия мөнәсәбәтләре динамикалы. Октябрьдә Татарстан башкаласында Finnish business goes Kazan эшлекле форумы үтте. Бүген без Хельсинкида җаваплы визит кысаларында эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм яңа бердәм нәтиҗәләргә ирешү өчен килешүләрне арттырабыз һәм үстерәбез», – дип Талия Миңнуллина ассызыклады.

4 декабрьдә «Татарстан-Финляндия» түгәрәк өстәле кысаларында Татарстан җитәкчелеге фин эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты.

Шул ук көндә Татарстан делегациясе SLUSH стартаплар һәм яшь эшмәкәрләр конференциясендә катнашты. Конференциядә Республика җитәкчелеге яңа инновацион чишелешләр һәм перспектив стартаплар, биомедицина технологияләре һәм энергия эффекитвлыгы күргәзмәсе белән таныштылар, Fortum энергетика компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек вариантлары турында сөйләштеләр.

Моннан башка Татарстан һәм Финляндия мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә чыгару Финляндия Президенты Саули Ниинистё белән очрашу белән билгеләп үтелде.

Сөйләшүләр нәтиҗәсендә булдырылган хезмәттәшлек буенча планнар Татарстан һәм Финляндия арасында тышкы сәүдә әйләнешен арттыруга ярдәм итәчәк. Узган елда ул  $560 млн тәшкил итте, бу 2016 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга артык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International