Спортта инвестицияләр булcын!

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 7 ноябрендә Татарстан башкаласында «Казан Арена» стадионында «Спорт индустриясенә инвестицияләр» дәүләт-хосусый партнерлык буенча 2нче тармаклы форум үтте.

Чараны Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы  РФ Спорт министрлыгы һәм ДХП Милли Үзәге ярдәмендә оештыра.

Форумда Россия Спорт министры Павел Колобков, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, федераль һәм республика түрәләре, спорт индустриясенең экспертлары катнашты. Барлыгы чарага Россиянең 26 регионыннан 400 кеше килде.

«Дәүләт-хосусый партнерлык спорт индустриясендә бүген бик актуаль булып тора. Татарстан – зур тәҗрибәле регион, аңарда яхшы спорт инфраструктурасы һәм сөйкемле инвестицион тирәлек бар. Россиядә чит ил спорт товарларын сатып алу өлеше тармак максимумына җитә. ДХП механизмы импорт алмашуны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк», – дип Талия Миңнуллина уртаклашты.

Татарстан Республикасы һәм РФ Хөкүмәте, алдынгы Россия экспертлары спорт индустриясендә хосусый инвестицияләрнең роле, ДХП гамәлгә ашыру, бюджетлы финанслау проблемалары, ДХП базарында соңгы тенденцияләр турында сөйләштеләр.

«Бу елда Татарстанда 800дән артык спорт чаралары уздырылды. Футбол буенча дөнья чемпионатыннан икътисади эффекты 11 млрд. сум тәшкил итте, яисә спорт туризм өлкәсенә, инфраструктура төзелешенә ярдәм итә», – дип Рөстәм Миңнеханов билгеләде.

Россия Хөкүмәте Татарстан позициясе белән бер юнәлештә. Форум кысаларында Татарстан һәм РФ Спорт министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

«Килешү кысаларында дөнья дәрәҗәдәге ярышларны үткәрү карала. Татарстан безнең өчен мөһим партнер, спорт һәм спорт принципларын алга таба мавыктыру мисалы булып тора. Спорт белән шөгелләнүче кешеләр саны буенча Татарстан лидерлар арасында – якынча 40% халкы. Монда спорт белән бәйле күп программа гамәлгә ашырыла», – дип Россия Спорт министры Павел Колобков ассызыклады.

Министр билгеләгәнчә, 2017 елда спорт индустриясенең милли базары күләме 600 млрд сумка бәяләнде, аларның 60 млрд сум ватан товарларга туры килә. Спорт өлкәсендә дәүләт-хосусый партнерлык күләме үсә: хәзер Россиядә 56 проект гамәлгә ашырыла. Форум үткән «Казан Арена» һәр елны 100 млн сум китерә, дәүләт аны 50%ка гына финанслый.

Стратегик сессия, панель дискуссия кысаларында инвесторлар һәм хосусый партнерлар белән проектларның перспективалары һәм проблемалары турында сөйләштеләр. Иң яхшы кейслар каралды, бердәм проектларны гамәлгә ашыру турында килешүләр барлыкка килде.

Спортка инвестицияләргә булырга!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International