Finnish Business goes Kazan 2018

2018 елның 19 октябре, җомга

2018 елның 17-18 октябрендә Татарстан башкаласында «Finnish Business goes Kazan 2018» эшлекле форумы узды. Россия һәм фин компанияләрнең 400 вәкиле форумда катнашты, аның тантаналы ачышы «Корстон» мәйданында узды.

«Фин компанияләрнең РОссиядә эшләү өчен безнең республиканы башлап җибәрү мәйданы буларак сайлавында кызыксынабыз. Татарстанда бизнесны урнаштыру өчен бөтен шартлар бар. Республиканың дүрт шәһәре УКСИҮТ статусын алдылар. Ике махсус икътисади зона, технопарклар һәм сәнәгый мәйданнар, индустриаль парклар бар. Хәзер фин бизнесының бегә килүнең иң яхшы вакыты», дип Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов форум кунакларын сәламләде.

«Finnish Business goes Kazan 2018» форумында төзелеш, мәгариф, мәгълүмати технологияләр, авыл хуҗалыгы, сәнәгый җиһаз һәм технологияләрне җитештерүдә махсуслашкан 50 фин компания булды. Татарстанга Финляндия бизнес-делегациясен Мәскәүдәге Финляндия илчесе Микко Хаутала җитәкләде.

«Республикада эшләүче фин компанияләр монда яхшы эшләве турында әйтәләр. Алар ярдәм алалар. Яңа компанияләр монда булган шартларны аңлыйлар. Без Татарстанда яңа проектларны күрәчәкбез дип ышанам», – дип Микко Хаутала әйтте.

Форум 2011 елда үз тарихын башлады. Узган чаралар Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург кебек зур Россия шәһәрләрендә узды. 8 ел эчендә Форум эше фин-Россия хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында сөйләшү һәм бердәм проектларны гамәлгә ашыру өчен эффектив мәйдан булуын күрсәтте.

«Без фин бизнесы өчен зур потенциал  күргән регионнарда әлеге чараны үткәрәбез. Хәзерге моментка Финляндия Татарстан белән кызыксына, шуңа күрә шулай карар иттек. Татарстанны мин яратам», – дип Фин-Россия сәүдә палатасы генераль директоры Яана Реколайнен белдерде.

Meet&Greet мәйданында форум барышында уңышлы эшлекле сөйләшү өчен бөтен шартлар бар. Форум кысаларында шулай ук «Финляндиядән агротехнологияләр: инновацион технологияләр һәм авыл һәм урман хуҗалыгы өчен җиһаз” махсуслаштырылган өлкә чарасы узды. Инновацион технологияләр һәм авыл һәм урман хуҗалыгы өчен җиһаз турында доклад белән фин компанияләре вәкилләре чыгыш ясадылар.

«Фин бизнесы уңыш белән Татарстанда эшли. 2015 елда «Хухтамаки» компаниясе Россиядә «Алабуга» МИЗ территориясендә үзенең икенче заводын ачты. «ЮИТ» республикада заманча технологияләрне куллану белән югары сыйфатлы йортлар һәм объектларны төзи. Форум нәтиҗәсендә катнашучылар хезмәттәшлек өчен сөйкемле юнәлешләрне билгеләделәр: химия һәм нефтехимия сәнәгате, ИТ һәм телекоммуникацияләр, төзелеш материаллары, мәгариф, сәламәтлек саклау, урман хуҗалыгы, энергия саклау, төзелеш, архитектура һәм стартаплар. Хәзер Финляндиягә эшлекле сәфәр планлаштырыла, ул декабрь башында була», дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ассызыклады.

Чараны Фин-Россия сәүдә палатасы Team Finland челтәре һәм Финляндия Илчелеге белән бергә Мәскәүдә Татарстан Республикасының Хөкүмәте ярдәмендә оештырылган. Чараның партнерлары ЮИТ, Isku, Finnish Education Group һәм Kiilto, шулай ук «Алабуга» МИЗ фин компанияләре булып тора. Форумның рәсми сайты: https://www.svkk.ru/fbrussia/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International