Татарстан компанияләре алда бара

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

РФ Энергетика министрлыгы яңадан «Татнефть» компаниясен нефть һәм газ өлкәсендә иң яхшы иҗтимагый ориентлашкан компания конкурсында җиңүчеләрнең берсе булып таныды.

Компаниягә махсус билге бирелде, «Халыкның эш табуга ярдәм итү һәм хезмәт базарын үстерү», «Иҗтимагый партнерлык принципларын тарату, иҗтимагый партнерлыкның яңа формаларын үстерү», «Оешманың хәйрия эшчәнлеге», «Яшьләр өлкә оешмалары белән аралашу» кебек номинацияләрдә иң яхшы булып танылды.

Тантаналы бүләкләү церемониясе VIII Петербург халыкара газ форумы кысаларында узды. Конкурс финалында өлкәдә 40 иң зур компания катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International