Татарстанның Инвесторлар клубы әгъзалары актуаль сораулар буенча уртаклаштылар

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасының Инвесторлар клубы әгъзаларының очрашуы узды. Анда Татарстан Республикасы территориясендә инвестицион проектларны тормышка ашыручы 30 зур компания вәкилләре катнашты.

“2014 елда Татарстанның Инвесторлар клубының беренче утырышы узды. 4 ел буе без клуб әгъзаларын җыябыз, алар өчен дөнья дәрәҗәдәге спикерларлар чыгыш ясыйлар. Шундый утырышта Татарстанның 30 зур инвестор катнашты. Очрашулар нетворкинг һәм сорауларны тиз чишү өчен кирәк. Яңа ел алдында Татарстан Республикасының җитәкчелеге катнашуы белән Инвесторлар клубының чираттагы утырышын уздырачакбыз”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Татарстанның Инвесторлар клубы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының даими киңәшмә органы булып тора, ул инвесторлар, эшмәкәрләр һәм топ-менеджерларны берләштерә.

«Химград» АҖ Генераль директоры Клуб эшчәнлегенең мөһимлеген билгеләде. “Инвесторлар клубыТР ИҮАның мөһим инициативасы. Клуб киңәергә, күбрәк чаралар үткәрергә тиеш. Монда яңа идеяләр табырга була”, - дип Айрат Гиззатуллин билгеләде.

Алдынгы белгечләр һәм чит ил бизнес вәкилләрен чакырып семинарлар һәм тренинглар үткәрү Клубның төп максатларның берсе булып тора.

Клуб ярдәмендә инвестор ТР ИҮАда тормышка ашырылучы проектны түләүсез алып бару мөмкинлеген, мәгълүмати ярдәм, республика җитәкчелеге катнашуы белән клуб утырышларында булу мөмкинлеген ала.

Инвесторлар клубы әгъзасы булырга чакырабыз – моның өчен Татарстанга инвестицияләргә кирәк! Өстәмә мәгълүмат - www.invest.tatar.ru

“Шундый очрашуда яхшы партнерларны табырга мөмкин!”, - дип «Ида Сангё Рус» Генераль директоры Осио Хирофуми әйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International