Диңгез буенда Көнчыгыш икътисад форумы эшен тәмамлады.Тулырак Татарстанның нәтиҗәләре турында

2018 елның 14 сентябре, җомга

11-13 сентябрьдә Владивостокта Көнчыгыш икътисад форумы узды. 3 эш көне эчендә Рус утравына 6 мең катнашучы, шул исәптән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе, килде.

Республика вәкилләре пленар утырышта катнашты, аның барышында Россия Президенты Владимир Путин, КХР рәисе Си Цзиньпин, Япония премьер-министры Синдзо Абэ һәм Корея Республикасы премьер-министры Ли Нак Ён һәм Монголия президенты Халтмаагийн Баттулга чыгыш ясадылар.

Эшлекле программа кысаларында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Спортта дәүләт-шәхси партнерлык: инвесторлар өчен яңа мөмкинлекләр» сессиясендә катнашты. Талия Ильгизовна 7 ноябрьдә Татарстанның башкаласында төп темасы «Спорт индустриясенә инвестицияләр» булган II Дәүләт-шәхси партнерлык буенча  тармак форумы узуы турында хәбәр итте.

Форум кысаларында берничә эшлекле очрашу узды, шул исәптән Һиндстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Суреш Прабху белән. Ул Һиндстан белән Татарстанның авыл хуҗалыгы, ИТ, фармацевтика, нефть һәм газ чыгару өлкәсендә хезмәттәшлегендәге зур потенциалны билгеләде.

Монголия Президентын, үз чиратында, Татарстанның үсеш алган шиналар җитештерүе кызыксындырды.  Халтмаагийн Баттулга Монголиянең Россия регионнары белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрен ныгытуның өстенлекле максатларның берсе булуын билгеләде.

Форумның мәйданында Сычуань, Чжэцзян һәм Шаньдун Кытай провинцияләренең җитәкчелеге белән очрашулар узды.  Күп Кытай компанияләре Татарстанда уңышлы эшлиләр. 22 августта Казанда Кытайның Генераль консуллыгы рәсми рәвештә ачылганын искәртик.  Ике яклы мөнәсәбәтләрнең үсеше Күк асты иленнән Татарстан җирләренә инвестицияләрнең керүенә ярдәм итә.

«Көнчыгыш икътисад форумында катнашу республика өчен нәтиҗәле булды. Без Азия инвесторлары белән яңа элемтәләр урнаштыра алдык. "Камаз" компаниясе һәм Weichai Power Кытай корпорациясе тарафыннан индустриаль двигательләрне җитештерү буенча уртак предприятиены төзү турында килешүгә кул кую төп моментларның берсе булды», - дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Шулай ук форум кысаларында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының «Балалар республика клиник хастаханәсе» ДССАУ белән Сычуань провинциясенең Кытай һәм Европа медицинасы клиникасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Чжэцзян провинциясе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Форумда Татарстанның ышанычлы партнерларының берсе булып торган «Йокогава Электрик» компаниясе катнашты. Япония компаниясе республика территориясендә 30га якын төрле проектларны тормышка ашырды һәм әлеге эшне дәвам итәргә планлаштыра. Компания Президенты Такаши Нишиджима бу эшнең мәгариф учреждениелары белән хезмәттәшлеккә дә, нефть предприятиелары белән аралашуга да кагылганын хәбәр итте.  „Йокогава“ нефть химиясе җитештерүе өчен программалар белән тәэмин итү өлкәсендә Иннополис Университеты белән уртак эшне планлаштыра.

КИФ-2018 күргәзмәсе кысаларында Татарстан стенды урнаштырылган иде, аны карап үткәндә, катнашучылар республиканың инвестицион һәм икътисади потенциалы белән таныштылар, шулай ук Татарстанның кунакчыллыгын билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International