Һәрберсе үз Сингапур шәһәрен төзергә тели

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Узган атнада 8-12 июльдә Сингапур бөтен илләрне үзендә җыйды дияргә була. Анда шәһәр төзекләндерүнең соңгы технологик казанышлары һәм территориаль үсешнең халыкара проблемалары турында сөйләштеләр. Бер атна буенча төрле чаралар узды: Дөнья шәһәрләре саммиты, Сингапур халыкара су атнасы, Чиста тирәлек саммиты, Дөнья яшь лидерлар саммиты.

Иң зур шәһәрләрнең 120 башлыгы

Эшлекле вакыйгаларның иң мөһиме “Хезмәттәшлек һәм инновация аша киләчәккә барабыз” Дөнья шәһәрләре саммиты булды: 30 000 м2 артык күргәзмә, 1000 артык компания, 1200 шәһәр вәкилләре, 70 корпорация башлыклары һәм 120 мэр. Баш оештыручысы – Сингапур Республикасының Милли үсеш министрлыгы. Саммит алтынчы тапкыр уза һәм аның төп максаты үсеш механизмнарын тикшерү булып тора. Аларны лидерлар шәһәр төзекләндерүдә инновацияләрне кертү, инвестицияләрне җәлеп итү һәм халыкның яшәү дәрәҗәсен арттыру өчен кулланалар. Саммит кысаларында Ли Куан Ю исемендәге премия оештырылган. Ул шәһәрләргә аерым махсус казанышлар өчен бирелә. 2018 елда беренче бүләкне Сеул шәһәре алды. Шәһәр сәясәте нигезендә Парк Вун-Сун әфәнденең сайлаулар алдындагы кулланылган тезисы “Сеулда мэр – шәһәр халкы” ята. Шул вакытта халыкның территориаль үсештә актив катнашуы башланды. Төрле сөйләшүләр һәм активистлар катнашуы белән сессияләр уза башлады.

2012 елда “Ачык хөкүмәт 2:0” программасы тормышка ашырылды – халык һәм хакимият арасында ышанучанлыкы арттыру өче бөтен дәүләт документларны ачуы. Шуннан соң 44 социаль челтәрләреннән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен эшкәртү өчен Сеул Социаль Медиа Үзәге ачылды. Шулай ук Хөкүмәт эшчәнлеген бәяләү системасы кертелде. Сеулның 2030 елга кадәр эш планы уйлап табылды, бюджет чыгымының 5% шәһәр үсешенә бара һәм аны шәһәр халкы үзе билгели.

Казан яңадан дөнья картасында балкый

Төп бүләк урыныннан башка премиягә тагын дүрт шәһәр мэры лаек булдылар: Гамбург (Германия), Казан (Россия Федерациясе), Сурабая (Индонезия), Токио (Япония).

Гамбургта су тирәлеге һәм аның янындагы территория яхшы үсеш алган, шулай ук яшел утыртмалар системасы булдырылган. Иҗтимагый транспортны куллану, велосипед һәм җәяләүлеләр маршрутлары да билгеләнде.

Сурабая Индонезия шәһәре 20% территориясен парк зоналары белән каплады, чүп сортлау өчен төсле шәһәр контейнерларын кертте, шулай ук “өй” эшмәкәрлеген стимуллаштыру программасын тормышка ашырды.

Танылган Токио дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә бизнес районнарда иҗтимагый тирәлекләрне барлыкка китерүче шәһәр булып тора. Моннан башка иҗтимагый транспорт, метро һәм поездлар яхшы тәҗрибә булып билгеләнгән, алар хосусый компанияләргә карыйлар. Станцияләрдә коммерцияле хаблар һәм кешеләр өчен социаль тирәлекләр булдырылган. 2020 елда Токиода параолимпик уеннарны уздыруга әзерләнү кысаларында Токио “Куркынычсыз, төрле һәм акыллы Токио 2020” аерым программасын тормышка ашыра.

“Без бик горур, чөнки Россиядән бары тик бер шәһәр – безнең меңеллык Казан шәһәре премиядә аерым билгеләүгә лаек булды. Шәһәр мәдәни хаб һәм төрле халыклар һәм диннәрнең тату яшәүнең мисал булып билгеләнде. Көчле инфраструктур үсеше дөнья спорт чараларын үткәрү аркасында жюри карарына тәэсир итте. Киләчәк Саммит Сингапурда 2020 елның 9 июлендә узачак, чөнки чара ике елга бер тапкыр уза. 2020 елда башка Россия шәһәрләре халыкара югары дәрәҗәле танылуын алачаклар. Казан өчен бу – беренче чираттан дөньяда танылуы һәм нәтиҗәдә – инвестицион сөйкемлелекнең үсеше”, - дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.

Дөнья яшь лидерлар саммиты 2018

Талия Миңнуллина – Татарстан Хөкүмәтендә иң яшь хатын-кыз министры, Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе һәм Россия Федерациясеннән Дөнья яшь лидерлар саммитка чакырылган бердәнбер катнашучысы. Барлыгы дөнья яшь лидерлары исемлегендә 103 яшь җитәкче керде. Аларның күбесе – А30-40 яшендә зия илләреннән яшь дәүләт, коммерция секторларында топ-менеджерлары.

Саммит дәүләт, бизнес һәм җәмгыятьнең тыгыз аралашуына багышланды. Чара өч дискуссиядән торды, алар инновацияләр, территориаль үсеш, диджитализацияләү, технологик прогресс белән бәйләнгән киләчәк проблемалар турында булдылар. Татарстан вәкилләренең шундый чараларда катнашуы югары потенциаллы территория буларак республиканың гына түгел, Россия имиджын да ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International