Ford Sollers заводы 150-меңенче автомобиль чыгарды

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Ford Sollers компаниясе Алабугада урнашкан заводында 150-меңенче автомобиль чыгарды. Татарстандагы эшханәдә компания Ford Kuga, Ford Explorer һәм тулы цикл технологиясе буенча Ford Transit автомобильләрен чыгара.

Юбилейлы автомобиль корпоратив автопарк өчен Ford Transit автомобиле булып тора. Компаниянең матбугат хезмәте мәгълүматы буенча Ford Transit фургоннары, шасси һәм микроавтобуслар һәм алар нигезендә махсус версияләр Россиядә чит ил җиңел машиналары сегментында сатулар буенча лидер булып тора.
Ford Transit 2012 елда заводта беренче чыгарылган модель булып тора. Хәзерге көнгә Ford Transit нигезендә махсус һәм социаль максатта Россия бизнесының төрле өлкәләрдә, шулай ук социаль хезмәттә кулланыла.

Алабугада чыгарылган машиналарның төп күләме Россиядә яхшы сатыла торган Ford Kuga кроссоверлары булып тора. Узган елда Ford Kuga машиналарын сату 54%ка үсте, 13 мең машина сатылды, шулай модель сатулар буенча икенче урынга чыкты.

Татарстанда җитештерелүче Ford Explorer автомобильләре хөзерге көнгә Ford модельләрен сату буенча лидер булып тора. 2017 елда аның сатулары 65%ка үсте, 2018 елның 5 ай нәтиҗәсендә әлеге темп сакланды.

Фото: Ford Sollers матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International