Яр Чаллыда Haier кер юу машиналарын чыгаручы заводка нигез салуның тантаналы церемониясе үтте. Завод Кытай компаниясенең Яр Чаллыда индустриаль паркны төзүдә беренче чираты булып тора.
Церемониядә Haier компаниясенең вице-президенты Шу Хай, Татарстанның Икътисад министры Фәрид Абдулганиев, Казандагы КХР генераль консулы У Инцинь, Яр Чаллы мэры Наиль Магдеев катнаштылар.
Haier кер юу машиналарын җитештерү Татарстанда 2019 елда башлап җибәреләчәк дип планлаштырыла. Икенче чиратта – телевизорларны җитештерү. Өченче чиратта катлаулы техника җитештерүе булачак.
“Без Haier индустриаль паркының төзелешен башлыйбыз. Проектка инвестицияләр күләме 1 млрд доллар тәшкил итә. Бу бик зур проект. Анда 12 завод булачак”, - дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде.
Моннан башка бу елда Татарстан тагын бер зур Кытай инвесторын җәлеп итте – буялган корыч җитештерү буенча «Камасталь» заводы Түбән Кама зонасында урнашачак. Монда инвестицияләр 400 млн сум тәшкил итәчәк.
Haier Кытай компаниясенең сәнәгый паркына 125 га җир бирелде. Монда 5 мең эш урыны барлыкка киләчәк.
Фото: Яр Чаллы Башкарма комитетының Мәгълүмати сәясәт идарәсе