Татарстан экспорт корпорациясе республиканы «SIAM 2018» күргәзмәсендә тәкъдим итте

2018 елның 27 апреле, җомга

Марокконың Мекнес шәһәрендә 13нче «SIAM 2018» (Salon International de l'Agriculture au Maroc) Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачылды.

Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы «Татарстан Республикасы экспорт корпорациясе» АҖ берләштерелгән экспозицияне оештырды, анда «Рус мраморы», «Сәламәт продуктлар фабрикасы» «ТАМЛЕ»,  «Казан ипи заводы №3» АҖ, «Нәфис-Биопродукт» АҖ, «АГРОСИЛА» АҖ Татарстан предприятиелары-экспортерлары урнаштырылды.

Мароккода «SIAM»  халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе 2006 елдан бирле ел саен уздырыла һәм Магриб регионында әлеге тармакка караган зур чара булып тора.

Рәсми ачылу тантанасы Марокко короле Мөхәммәт VI патронажы астында һәм Марокко корольлегенең Авыл хуҗалыгы һәм диңгез балыкчылыгы министрлыгы ярдәме белән узды.

Күргәзмәнең мәйданы 80 000 кв.метр тәшкил итә. 2017 елда анда 1300дән артык экспонент һәм 1 миллионнан артык кеше - авыл хуҗалыгы, азык-төлек, логистика, терлекчелек, машина төзелеше, җитештерү, тикшеренү һәм табигатьне саклау тармаклары профессионаллары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International