“КАМАЗ” “Россия сыйфаты” билгесен алды

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан җитештерүчесе “Россия сыйфаты” программасының дипломанты булды һәм хәзер үз продукцияне билгеләү өчен бөтенфедераль билгене куллана ала.

“Россия сыйфаты” программасы Россия продукциясенең конкурентлык сәләтен арттыруга, шулай ук ватан базарын югары сыйфатлы товарлар белән тәэмин итүгә юнәлгән. “КАМАЗ” ААҖ продукциясе һәм аны җитештерү шартлары иң югары бәя алдылар һәм Россия һәм чит илләрдә конкурентлы дип игълан ителгән.

“Россия сыйфаты” билгесе продукциягә урнаштырырга була. Билге шулай ук техник паспортларда һәм тасвирламаларда, күрсәтмәләрдә, реклама буклетларында һәм роликларда, күргәзмәләрдә катнашканда кулланыла ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International