“Алабуга”да Ford Sollers базарда зур сорау булганга күрә өстәмә сменаны кертә

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда җитештерелгән машиналарга сорауның үсүе аркасында “Алабуга” МИЗда өстәмә смена кертелә. Бу 2018 елда Россия машиналар базарын күтәрү өметләре белән дә бәйләнгән.

Өстәмә сменаны кертү белән Татарстандагы Ford Sollers эшчеләре саны 2,8 меңгә кадәр үсәчәк.

Эшчеләрне кабул итү октябрьдә башланган. Барлыгы 600 эш урыны барлыкка килде. Бу слесарьлар, операторлар, машина йөртүчеләре, малярлар, сыйфат конторерлары.

Заводта Ford Kuga кроссоверы, Ford Explorer һәм Ford Transit машиналары җитештерелә. Бу модельләргә сорау 2017 елда 50%ка үсте.

“Алабуга” МИЗда Ford Sollers машиналарын җитештерү 2012 елда башланган. Бөтен модельләр тулы цикл технологиясе буенча җыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International