Татарстан стартап башлаучылар Кремний үзәнендә акселерация үтәчәк

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Америка партнеры белән 24 октябрьдә Сан-Фрациско шәһәрендә үтәчәк “Татарстан фокусында The Commonwealth Club глобаль технологик симпозиумы”н оештырды. Симпозиумга АКШга рәсми визит кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Глобаль технологик симпозиумы кысаларында хәзер Кремний үзәнендә актуаль булган төп технологик трендлар каралды. Татарстан кунаклары алдында Alfa8 генераль директоры Илиад Терра,  Surfdash, Inc  генераль директоры  Дженна Келли,  Gagarin Capital  фондына нигез салучы Николай Давыдов, Ava Winery нигез салучыларның берсе Алек Ли, EWI  нигез салучыларның берсе Зак Чжанг һәм башка АКШ зур технологик компанияләрнең топ- менеджерлары чыгыш ясадылар. Симпозиумның пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Кремний үзәненең венчур капиталына нигез салучыларның берсе Дик Кремлих, Глобаль технологик симпозиумына нигез салучысы Александра Джонсон катнашты. Ясалма интеллект, робототехника, киберкуркынычсызлык, Hyperloop, телемедицина кебек темалар каралды. 10 перспектив Татарстан стартап АКШда акселерацион программада катнашу һәм үз проектларын симпозиум экспозициясендә күрсәтү мөмкинлеген алдылар. Проектлар урынлы байлыклардан ИТ-парк һәм Иннополистан алынды. Чара кысаларында телемедицина һәм инновацион дәвалау ысуллары технологияләре, Татарстан клиникаларында диабетны контрольдә тоту турында сөйләштеләр. Симпозиумда шулай ук дөнья икътисади системалар үсешенә инновацион үзәкләрнең тәэсире каралды. Татарстан делегациясенең Torrey Pines Investment, Ernst&Yong, Alfa8, EdgeWater Investments компанияләре җитәкчелеге, General Electric  президенты Джон Фланери һәм башкалар белән очрашулар узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International