Киләчәк инвесторлар: Татарстан дөнья икътисады өчен кадрларны әзерли

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Казан федераль университеты студентлары инвесторлар күзләре белән Татарстанны карый алдылар. 4-5 октябрьдә республиканың Инвестицион үсеш агентлыгына КФУның югары курслар студентлары килделәр.

Киләчәк менеджерлар агентлыкның шоу-румында булдылар, анда инвесторлар өчен презентацияләр үткәрелә. Студентлар Татарстан икътисады, ИҮА эшчәнлеге белән таныштылар.

Кунакларның сүзләре буенча, алар Агентлыкта университет практикасын үтүдә кызыксынды.

“Безне кайвакыт төрле компанияләргә “Ачык ишекләр көннәре”нә чакыралар. Инвестицион үсеш агентлыгына визит бик кызык булды. Бәлки монда практи узырга да булыр, бу безгә бик файдалы булачак”. – дип «Менеджмент» бүлегенең 3-нче курс студенты Каролина Зикун әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International