Кытай компанияләренә яшел ут

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда бүген Россия-Кытай комиссиясенең сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең Киңәйтелгән утырышы уза. Аны РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм аның Кытай хезмәткәре КХР Сәнәгать һәм сәүдә министры МЯо Вей җитәкли.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина утырышта катнашучыларына республиканың инвестицион потенциалын презентацияләде, Кытай һәм Татарстан арасында товар әйләнешенең уңай динамикасы белән уртаклашты һәм кытай теле үзләштергән инвестпортал белән таныштырды.

Утырыш барышында берничә документка кул куелды. Haier компаниясе Яр Чаллыда сәнәгый парк төзелеше турында килешүгә кул куйды. Документка Президент Рөстәм Миңнеханов, Яр Чаллы мэры Наиль Магдеев һәм «Хайер Апплаенсис Рус» ҖЧҖ генераль директоры Ван Шоужун имзаларын куйдылар.

“Яр Чаллыда сәнәгый паркның барлыкка килүе Татарстанга яңа Кытай партнерларын җәлеп итәчәк, алар Haier өчен контрагентлар була алалар. Беренче чиратта бу – яңа эш урыннары, инфраструктур тәэсир һәм хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр”, - дип Талия Миңнуллина әйтте.

Кытай министры үз чиратында Haier артыннан башка компанияләр киләчгендә ышаныч белдерде: “Күп Кытай компанияләре Татарстанга киләчәк һәм үз эшчәнлеген монда оештырачак дип ышанам”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International